Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Хәбәрләр

Мәлки кызы IT-чемпион булып танылды

Менә инде ике ел рәттән республика мәктәпләрендә укучылар арасында "IT-чемпион" бәйгесе үткәрелә. Мәлки мәктәбе укучылары, шушы бәйгедә катнашып, 1743 балл җыйды һәм безнең районда лидер булды.

Элина Козлова - бик тә җитез, актив кыз. Шөгыльләре дә күп: укырга, рәсем ясарга, биергә ярата. Быел ул алтынчы класска бара. Мәктәбен, укытучыларын бик ярата. Бигрәк тә математиканы. Фәннәр патшасына мәхәббәт аңа әтисеннән килгән. Элинаның әтисе Сергей Козлов физика һәм информатикадан укыта. Элина шулай ук компьютерны үз итә, аның каршында сәгатьләр буе утыра ала, тик әни генә рөхсәт итми, ди ул.

Узган ел ул "IT-чемпион" бәйгесендә беренче тапкыр катнашкан. "Татарстан Республикасының дәүләт хезмәтләре" порталы аша квитанцияләрне түләп, кирәкле булган балларны җыюга ирешкән һәм диплом белән айпадка ия булган. Бүләкләрне исә кызга Татарстан Премьер-министры Илдар Халиков үзе тапшырган. Сыйныф җитәкчесе Артур Акрымов кызны бик тә мактый, күп нәрсәгә сәләтле, ди. Ул үзенең сәләтле икәнлеген бу юлы кабат раслады.

- Узган ел, Элина айпадка ия булырга тырыша башлагач, күпләр ышанмады, алдыйбыз дип уйладылар, имеш-мимешләр дә ишетелде. Шулай да башлаган эшне дәвам иттердек, һәм инде менә күреп торасыз, айпадлы булдык, - диде кызның әнисе Аида.

- Быел аңа әтисе бик ярдәм итте. Үзе дә үҗәт булып, алдына куйган максатына барыбер иреште. Кирәкле квитанцияләрне тапты: туганнарга да мөрәҗәгать итте, өлкән яшьтәге әби-бабайларга үзенең хезмәтен тәкъдим итте, таныш-белешнең ЮХИДИ штрафларына кадәр түләде һәм, кирәкле булган 1111 баллны җыеп, җиңү яулады! Хәзер инде башкалага чакыру көтәбез. Бүләкләү тантанасында кияргә дип, күлмәк тә алып куйдык", диде кызның әнисе.

Киң күңелле, ярдәмчел Аида Леонидовна кызын тырыш, эш сөючән итеп тәрбияләргә омтыла. Элинаның әле Ангелина исемле кечкенә сеңлесе дә бар. Аңа нибары ике яшь. Элина сеңлесен шулкадәр нык ярата, тәмле-тәмле конфетлар белән сыйлый, уйната.

Элина хәзерге вакытта Кыр Буасында яшәүче дәү әнисендә кунакта. Сыер, бозаулар һәм сарыклар көтәргә булыша. Менә бит ул нинди тырыш!

Элинаның Мәлкидә дә, Кыр Буасында да дуслары күп. Дуслыкның кадерен белә торган кызга барысы да тартыла.

- Берәр нәрсә булса, Элина ярдәм кулы сузмыйча калмый. Класста да начаррак укучыларга ярдәм итәргә генә тора, - диләр сыйныфташлары.

- Гаиләмдәгеләргә генә түгел, ә бөтен кешегә дә ярдәм итәргә телим. Бигрәк тә өлкән яшьтәге, авыру әби-бабайларга. Кешегә никадәр яхшылык эшләсең, үзеңә әйләнеп кайта бит, - дип шаккаттырды ул.

Бу кызда тырышлык һәм үҗәтлек, чыннан да, көчле. Аның әле тагын да югарырак үрләр яулаячагында шик юк. Чемпионнар нәкъ менә шундый булырга тиеш тә инде!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Мәлки кызы ITчемпион булып танылды