Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Хәбәрләр

Мәлки һәм Олы Урсак авыл җирлекләрендә җирле референдум узды

1 июньдә Мәлки һәм Олы Урсак авыл җирлекләрендә үзара түләү кертү буенча җирле референдум үткәрелде.

Район территориаль сайлау комиссиясе рәисе Эльвира Заһидуллина хәбәр иткәнчә, Мәлкидә узган референдумда җирлектә яшәүче 552 сайлаучының 478е катнашты. Аларның 421е үзара түләү кертелүгә ризалыгын белдерде. Олы Урсакта җирлектәге 378 сайлаучының 369ы референдумга килде һәм 367се үзара түләүне яклап тавыш бирде. Бу хакта муниципаль район сайтының (www.kaybici.tatarstan.ru.) территориаль сайлау комиссиясе бүлегендә тулырак мәгълүмат алырга мөмкин. Ябалак, Хуҗа Хәсән авыл җирлекләрендә референдум 15 июньдә, Ульянково һәм Мөрәле авыл җирлекләрендә 22 июньдә уза.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Мәлки һәм Олы Урсак авыл җирлекләрендә җирле референдум узды