Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Хәбәрләр

Мәлкидә чисталык һәм тәртип кагыйдәләрен бозучыларга карата беркетмәләр төзелде

Безнең барыбызның да матур-төзек авылда яшисебез, чиста урман, болын-кырларда ял итәсебез, саф сулы елгада су коенасыбыз килә.

Я, әйтегез әле, урамында өеме-өеме белән бүрәнә, тимер-томыр, көнкүреш калдыклары аунап яткан авыл кайсыгызга охшар иде икән? Урманга ял итәргә баргач та, күңелебезгә хуш килгән урынны эзли-эзли аптырап бетәбез. Ял итүчеләрдән соң калган консерва банкалары, пластик һәм пыяла шешәләр, пакетлар аунап яткан җиргә беребезнең дә тукталасыбыз килми, ул урынны читләтебрәк узу ягын карыйбыз. Яр буена йөге белән түгелгән тиресле суда коенып та тәнебезне пычратмыйбыз. Барыбыз да чисталыкны ярата кебек, әмма шул ук вакытта санитар икеайлыклар, өмәләрдән башка булмый әле. Тирә-юнебезне әнә шундый мәҗбүри чаралар белән җыештыртмасалар, без, мөгаен, чүплеккә чумар идек. Чөнки санитар икеайлык ел саен игълан ителә, аннан тыш та өмәләр үткәрелеп кенә тора, ә чүпнең кимегәне юк әле. Кайсыгызның өмәгә чыгып, бер чүп тә тапмыйча кайтканы бар? Мондый хәлнең гомумән булганы юктыр ул. Киресенчә, машинасы белән, капчыгы-капчыгы көнкүреш калдыклары түгәргә туры килә. Ул чүпне безгә берәү дә читтән ташлап китми бит, үзебезнең арадагылар шулай пычрата. Әле бер көнне район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин белән бергә Олы Кайбычтагы юлдан (объездной юл) барганда, Бәрле елгасындагы чүплеккә тап булдык. Күпердән аска карасаң, исләрең китәрлек, ниләр генә юк анда! Елгага аркылы булып ауган агачка тыгылып калган алар. Әнә шулай итеп, Бәрлебез чүп чар-оясына әйләнгән. Су үз юлын тапкан анысы, яр буеннан читләтебрәк ага башлаган.

Чүтигә Халыкара Гаилә бәйрәменә барышлый Мәлки авылына тукталдык. Юлдашым - башкарма комитет җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Фатыйма Бикбова бу авылга чисталык буенча уполномоченный итеп билгеләнгән. "Бердәм Россия" партиясенең Кайбычтагы башкарма комитеты җитәкчесе Рушания Лотфуллина да безнең белән. Күз алдыбызда диярлек урамга ямь-яшел чирәмгә пычрак су чыгарып түктеләр. Лариса исемле бу ханым әнисе Фиона Кадеровага кер юарга дип булышырга килгән. Порошоклы юынтык су түккән урында Фиона әби үзе каз бибиләре саклап утыра, беренче класста укучы оныгы шунда уйнап йөри. Аларга юынтык суларны урамга түгәргә ярамаганлыгы турында кат-кат аңлаттылар. Ә Урман урамында Валерий Егоров яшәгән йорт тирәсе тимер-томыр, иске тәгәрмәчләр, баганалар складын хәтерләтә.

- Авыл җирендә кая куясың инде аларны? - ди йорт хуҗасы.

Үз ишек алдыңа өеп куярга ярый, әмма урам якка түгел. Урам - җәмәгатьчелек урыны ул. Егоровларга бу урынны җыештыру турында былтыр кисәтү дә ясалган. Әмма боз урыныннан кузгалмаган. Илья Зыковның йорты каршысындагы такта өемнәре ярты урамны биләп тора, диярсең. Мәлкидә мондый очракларны тагын күпләп китереп була әле. Ә гомуми тәртип кагыйдәләрен бозучыларга карата административ беркетмәләр төзелде. Аларны 30 майда район административ комиссиясендә караячаклар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Мәлкидә чисталык һәм тәртип кагыйдәләрен бозучыларга карата беркетмәләр төзелде