Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Хәбәрләр

Мәлкидә дә сайлаулар яңа күпфункцияле үзәктә уза

Мәлки участок сайлау участогына керүгә тәмле коймак исе килә. Монда сайлаучыларны әнә шулай тәмле коймак, чәй белән каршы алдылар. Кунакчыл шул безнең яклар!

-Сайлаучылар бездә дә актив,- диде сайлау участогы рәисе Александр Галкин.- Сайлаучылар исемлегенә 391 сайлаучы кертелгән, аларның 15е беренче тапкыр гына сайлауларда катнаша. Аларның кайберләре Казанда, Чувашиядә укый-эшли, пропискада бездә торалар. Сайлау икәнлеген белгәч, барысы да кайтты. Диана Броматкина, Константин Лутцев, Алина Галкина, Александр Петровлар иртәдән үк сайлап киттеләр. Яшьләрнең активлыгы безне шатландыра. Көндезге сәгать уникеләргә бездә барлык сайлаучыларның 70 проценты тавыш бирде.

Лаеклы ялдагы Раиса белән Александр Красновлар сайлауга зур гаиләләре белән бергә килгән.

-Улыбыз Петр беренче тапкыр сайлауда катнаша. Ә менә кызым Аня белән киявем Алексей Казанда яши. Сигез айлык оныгым Артем да кайткан әле сайлауга. Бу оныгым Люба да Казаннан,- дип таныштырды безне Раиса апа.

-Мин үзем Казан егете, вакытыннан алда сайлап кайттым. Аня пропискада Мәлкидә, шуңа монда сайлый. Авылда охшыймы, дип сорыйсыз. Әлбәттә, охшый. Һәр атнаны Мәлкигә кунакка кайтабыз. Мин монда яңа һәнәрләргә" өйрәндем: бәрәңге җыям, көтү көтәм,- диде шаяртып Алексей.

Мәлкидә дә кем белән генә аралашма, бу сайлаулардан өметле киләчәк көтә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев