“Моң патшабикәсе”
Бүген район мәдәният йортында "Безнең кино" проекты кысаларында "Моң патшабикәсе" дигән документаль кино күрсәтелде. Әлеге фильм халкыбызның легендар җырчысы Әлфия Авзалованың иҗат юлына, тормышына багышланган.
Җырчы турындагы фильмны карарга мәктәп укучылары, авыл халкы килде. Тамашачылар белән очрашуга әлеге фильмның режиссеры Әнвәр Габдрахманов, кинорежиссер, журналист Ирина Крайнова һәм Казан шәһәренең "Сугышчан дуслар" җәмгыяте җитәкчесе Наҗия Корбангалиева һәм башкалар да килгән иде. Алар Галия Кайбицкая музеенда да булдылар. Әлеге фильм язучы, драматург Роберт Батулла төшергән видеоязмалар нигезендә төшерелгән.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев