Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Хәбәрләр

Монополиягә каршы Федераль хезмәтнең Татарстан Республикасындагы идарәсе хезмәткәрләре 25 июньдә Кайбычта халык белән очрашу уздыра

Әлеге идарәдә монополиягә каршы көрәшне җайга салуның төп максаты һәм бурычлары буенча чаралар комплексы эшләнгән. Эшчәнлекләренең иң нәтиҗәле юлларының берсе - Татарстан районнарында бизнес, җирле үзидарә вәкилләре, халык белән очрашулар үткәрү.

Шул максатта җәмәгатьчелек кабул итүлә­рен оештыралар. Кайбычта узачак очрашуда алар халыкка, юридик затларга, шәхси эшмәкәрләргә кече һәм урта эшмәкәрлек хокукларын саклауда монополиягә каршы федераль хезмәт компетенциясенә керүче мәсьәләләр, реклама турындагы закон һәм башкалар буенча консультация бирәчәк. Очрашу район Советының актлар залында 10.00 сәгатьтә башлана.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Кайбычта “Бердәм Россия” партиясенең беренчел бүлекчәләре Советы оеша