Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Хәбәрләр

Монополиягә каршы федераль хезмәтнең Татарстандагы идарәсе хезмәткәрләре Кайбычка килә

Монополиягә каршы федераль хезмәтнең Татарстан Республикасындагы идарәсе хезмәткәрләре 15 майда Кайбычта халык белән очрашу үткәрә.

Очрашу барышында җирле үзидарә хезмәткәрләренә, юридик затларга, шәхси эшмәкәрләргә, халыкка монополиягә каршы федераль хезмәт компетенциясенә керүче мәсьәләләр буенча консультацияләр биреләчәк. Әлеге идарә монополиягә каршы хезмәтне җайга салу буенча алда торган төп бурычларны аңлату буенча чаралар комплексы эшләде. Халык белән эшләүнең иң нәтиҗәле һәм отышлы алымнарының берсе- Татарстан районнарында җәмәгать кабул итүләрен оештыру. Алар урыннарда бизнес, җирле үзидарә вәкилләре, халык белән очраша. Кайбычта очрашу район Советының актлар залында 10.00 сәгатьтә башлана.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Монополиягә каршы федераль хезмәтнең Татарстандагы идарәсе хезмәткәрләре Кайбычка килә