Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Хәбәрләр

Морза Бәрлебашында яңа имам сайланды

Берничә ел имамсыз торган Морза Бәрлебашы мәчетенә 15 июльдә яңа имам сайланды.

Әлеге вазифа Бәрлебаш авылында яшәүче Фирнат Өметбаевка йөкләнде. Яшь имам Казан педагогика көллиятен тәмамлап, бүгенге көндә «Мөхәммәдия» Казан югары мөселман мәдрәсәсенең 3 курсында читтән торып белем ала. Ул алдан да дини эшләрдә активлыгын күрсәтеп, төрле чараларда, викториналарда һәм Татарстан Диния нәзарәте тарафыннан үткәрелә торган яшьләр форумнарында катнашкан кеше. Чарада Ябалак авыл җирлеге башлыгы Мөслимә Гыйззәтуллина, район мөхтәсибе Дамир хәзрәт Гыйниятуллин, Төркия кунагы Әхмәт Сүрәл һәм мәчет аксакаллары катнашты.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Морза Бәрлебашында яңа имам сайланды