Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Хәбәрләр

Мөрәле фермасына министр килде

13 февральдә Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары - авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов һәм "Ак Барс" холдинг компаниясе генераль директоры Иван Егоров районыбызның "Ак Барс Кайбыч" җәмгыятенең беренче филиалына караган Мөрәле бүлекчәсендә малларны кышлату барышы белән танышты.

Биредә кунакларны район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин, авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе начальнигы Фиргать Басыйров, филиал директоры Рамил Каюмов каршы алды. Бергәләшеп терлекчелек объектларын карадылар. Марат Әхмәтов терлекчелек белгечләре, савымчылар белән очрашып әңгәмә корды. Ул бу фермада күпме мөгезле эре терлек, шуның күпмесе савым сыерлары булуы, көнгә күпме сөт җитештерүләре, агымдагы ел башыннан күпме яшь үрчем алулары, савымчыларга, терлекчеләргә күпме айлык хезмәт хакы түләнү белән кызыксынды. Бу хакта тулырак газетабызның киләсе саныннан укый аласыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Мөрәле фермасына министр килде