Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Хәбәрләр

Мөрәле, Ульянково авыл җирлекләрендә референдум узды

Узган атнаның якшәмбесендә Мөрәле, Ульянково авыл җирлекләрендә узган референдумда катнашучыларның күбесе җирле мәсьәләләрне хәл итү өчен үзара түләү кертүгә ризалыгын бирде.

Район территориаль сайлау комиссиясе рәисе Эльвира Заһидуллина хәбәреннән күренгәнчә, Мөрәле авыл җирлегендә яшәүче 400 сайлаучының 394е референдумга килгән һәм шуларның 388е (98,48 проценты) "Риза" дигән графага тамга куйган. Ульянково авыл җирлегендә 472 сайлаучының 456сы референдумда катнашкан. Аларның 435е (95,4 проценты) үзара түләү кертүне яклап тавыш биргән. Бу хакта муниципаль район сайтының (www.kaybici.tatarstan.ru) территориаль сайлау комиссиясе бүлегендә тулырак таныша аласыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Мөрәле, Ульянково авыл җирлекләрендә референдум узды