Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Хәбәрләр

Мөрәледә яшәүче Нәкыя һәм Низам Фәттаховларның тормышлары тагын да түгәрәкләнгән

Яшьлектә кавышып, гомер буе иңгә-иң куеп, шатлык-кайгыларны бүлешеп яшәгән парлар - авылның күрке. Шундыйларның берсе - Нәкыя һәм Низам Фәттаховлар.

Мин килгәндә Низам бабай ишегалдында эшләп йөри иде әле. Башта без Нәкыя әби һәм аның килене белән сөйләшеп утырдык. Озакламый Низам бабай да килеп керде. Яше сиксән өчтә булса да, бозаулар, тавыклар карый икән. Гомер буе эшләп өйрәнгән кеше өйдә утырып тора алмый шул, гел хәрәкәттә. Башта бик сөйләшергә теләмәсә дә, без аның белән уртак телне тиз таптык.

Нәкыя әби белән Низам бабайның икесенең дә язмышлары бертөрле. Икесе дә шушы авылда туып, әти сүзен әйтергә тилмереп үсәләр - ун-унбер яшь чагында икесенең дә әтиләре сугышка китә һәм әйләнеп кайтмый. Тормыш итүләре җиңел булмый, билгеле. Ул чакта бөтен кешенең дә көнкүреше бер чама. Нәкыя әби белән Низам бабай да, өйләнешкәч, салам түбәле кечкенә генә йортта яшиләр. Бер-бер артлы биш балалары туа. Дүрт дистә ел каенана белән гомер итәләр. "Дус-тату яшәдек, тавышлануны белмәдек, әнкәй сүзеннән чыкканыбыз булмады. Эшләгән акчабызны әнкәйгә кайтарып бирә торган идек", - ди Нәкыя әби, узган гомерен искә алып.

Низам бабай гомер буе колхозда төзелештә хезмәт куя, ә Нәкыя әби идарәдә бухгалтер булып эшли. Өйдәген карарга, балаларны үстерешергә әнкәй булышты, диләр. Элеккеге замандагы тормышның авырлыкларын, ачлык-ялангачлыкны күргән кешеләрнең кайсы белән генә сөйләшмә, хәзерге тормышны җәннәт диләр. Шулай булмыйни - өйләр җылы, якты, су кергән, утын хәзерлисе, су ташыйсы юк, ашыйм-эчим дисәң, кибетләрдә бары да бар, хөкүмәт пенсияне биреп тора. Саулыкка шөкер кылып, яшә дә яшә генә. Биш бала табып үстергән Нәкыя һәм Низам Фәттаховларның тугыз оныгы, инде оныкларының дүрт баласы бар. Иң кечкенәсенә сигез ай, дип әйттеләр. Шуларга карап, ничек инде сөенмисең ди?!

Олыгайган көнне Нәкыя әби белән Низам бабайга бәхет елмайган - яннарына еракта яшәүче улы һәм килене күченеп кайткан. Бу инде әти-әни өчен көтелмәгән зур шатлык булган. Өйне төзекләндергәннәр, каралты-кураны яңартканнар. Бергә-бергә аш та тәмлерәк, өй дә ямьлерәк, диләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Мөрәледә яшәүче Нәкыя һәм Низам Фәттаховларның тормышлары тагын да түгәрәкләнгән