Мөселман хатын-кызлары съезды
Агымдагы елның 26 апрелендә Мәскәүдә зур тарихи вакыйга була: беренче тапкыр мөселман хатын-кызлары катнашында "XXI гасырдагы мөселман хатын-кызы, аның җәмгыятьтәге роле" дигән Бөтенроссия съезды уза.
Әлеге зур форумга Россиядән генә түгел, БДБ илләре, Германия , Төркия, Кувейт, Австриядән дә хатын-кызлар оешмалары лидерлары чакырылган. Татарстаннан баручы делегация арасында Олы Кайбычтан Рузалия Малова да бар.
Мәскәүдә Россия мөселманнарының I съезды соңгы тапкыр йөз еллар чамасы элек 1917 елда үткәрелгән булган.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев