Муниципалитет җитәкчесе Альберт Рәхмәтуллин православие динен тотучыларны изге Троица бәйрәме белән тәбрикли
Бу атнаның якшәмбесендә православие динен тотучылар изге Троица бәйрәмен билгеләп үтә. Шул уңайдан район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин котлау сүзләре белән мөрәҗәгать итте. Анда мондый юллар бар:
«Троица бәйрәме - бик күптәннән килүче гореф-гадәтләрнең бүгенге көнгә кадәр саклануының ачык чагылышы ул. Ул Олы көннән соң җиде атна узгач, илленче көнне башланып китә. Бу бәйрәмгә илебезнең төрле почмакларыннан ашкынып кайталар, өстәвенә, быел ул Сабантуе көненә дә туры килә. Троица киләчәктә дә дәвам итсен, яшьләр гореф-гадәтләрне хөрмәт итсен. Сезгә ныклы сәламәтлек, җан тынычлыгы телим».
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев