Музейлар – тәрбия учагы
17 ноябрьдә Е.Г.Тутаев исемендәге Федоровское урта мәктәбендә «ЭКО" мәктәптән тыш эшләр үзәге педагог-оештыручылар өчен "Мәктәп музейлары эшчәнлегендә патриотик тәрбия" дигән киңәшмә үткәрде.
Киңәшмәдә катнашучылар Федоровское мәктәбенең тарих һәм җәмгыять белеме укытучысы Татьяна Любимцева уздырган ачык дәрес карады, мәктәп музее эшчәнлеге белән танышты. "Укучыларның җәйге ялын оештыруда мәктәп музейларының роле" һәм "Патриотик тәрбия бирүдә һәм шәхес тәрбияләүдә инновацион алымнар" дигән темага чыгышлар тыңлады.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев