Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Хәбәрләр

Наркологик медицина күзәтүе

Кайбыч районындагы наркотикларга каршы көрәш комиссиясенең 12 сентябрьдә узган утырышында 2012-2013 уку елының беренче яртысында укучыларга профилактик наркологик медицина күзәтүе үткәрү планы расланды.

Әлеге план нигезендә мәктәпләрдә белем алучы 300 укучы һәм Кайбычтагы 135 нче һөнәр училищесыннан 78 курсант наркологик экспресс-тест узачак. Наркологик медицина күзәтүе планына балигъ булмаган балалар белән эшләү һәм аларның хокукларын яклау комиссиясендә исәптә торучы үсмерләр дә кертелде. Аларга әле 15 яшь тулмау сәбәпле, күзәтүне әти-әниләренең язмача рөхсәте белән генә үтәчәкләр. Олы Кайбыч мәктәбенең 9-11 класс укучыларына Эффектон комплексын файдаланып психологик тест та уздырыла. Узган еллардагы медицина күзәтүләре вакытында бездә наркотиклар кулланучы балалар булмавы ачыкланган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Кайбыч районындагы наркотикларга каршы көрәш комиссиясе

2
X