Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Хәбәрләр

“Наркотикларсыз тормыш” айлыгы кысаларында Кайбыч район прокуратурасында ышаныч телефоны эшли

"Наркотикларсыз тормыш" айлыгы кысаларында, төгәлрәге 16 сентябрьдән 18октябрьгә кадәр Кайбыч район прокуратурасында ышаныч телефоны эшли - 8(84370) 21-0-64. Әлеге номер буенча шалтыратып, һәркем наркотикларга бәйле җинаятьләр турында хәбәр итә ала.

Наркотикларга бәйле кешеләр һәм аларның гаилә әгъзалары исә социаль-психологик яки медицина ярдәме алырга мөмкин. Җирле үзидарә органнарында, мәгариф, мәдәният учреждениеләрендә, "Кайбыч" полиция бүлекчәсендә, Кайбыч суд приставлары хезмәтендә исә махсус тартмалар урнаштырылган. 20 сентябрьдә Кайбыч район прокуратурасында "Кайбыч" полиция бүлекчәсе хезмәткәрләре һәм олы Кайбыч авыл җирлеге вәкилләре белән гражданнарны кабул итү оештырылачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: “Наркотикларсыз тормыш” айлыгы кысаларында Кайбыч район прокуратурасында ышаныч телефоны эшли