«Наз» фонды Кайбыч балаларын кунакка чакырды
Ятим һәм физик яктан мөмкинлекләре чикле булган балаларга ярдәм итүче "Наз" фонды Кайбычтагы яшь дусларын әледән-әле үзләренә Казанга кунакка чакыра.
"Наз" хезмәткәрләре чакыруы буенча узган атнаның шимбәсендә унбер бала Казанда ял итеп кайтты. "2013 елгы яз" акциясе кысаларында оештырылган әлеге сәяхәт вакытында укучылар зоопаркка барды, "Мир" кинотеатрында мультфильмнар карады. "Спартак" аяк киемнәре фабрикасы спонсорлык ярдәме дә күрсәткән, аз керемле гаиләләрдә тәрбияләнүче балаларга тапшыру өчен 20 пар аяк киеме дә биреп җибәргәннәр.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев