Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Хәбәрләр

НӘФИС СҮЗ ОСТАЛАРЫ – БӘРЛЕБАШЫ МӘКТӘБЕНДӘ

15-17 апрельдә Казанда Актерлар йортында Габдулла Тукай исемендәге Бөтенроссия шигырь укучылар бәйгесе үтте.

Җәлилчеләргә багышланган әлеге бәйгедә Олы Кайбыч, Кече Кайбыч, Чүти, Бәрлебашы мәктәпләреннән биш укучы катнашты. Анда республиканың төрле шәһәр-районнарыннан, Самара, Пенза, Пермь, Тө­мән­нән шигырь укучы сәләтле балалар җыелган иде. Өч көн дәвамында барган бәйгедә катнашучыларның чыгышын Эльмира Хамматова, Раушания Юкачева, Инсаф Абдулла, Илгиз Зәйни, Нурания Җамали кебек танылган шәхесләр бәяләде. Нәтиҗәдә, Бәрлебашы мәктәбе укучылары Фи­рүзә Мусина белән Адилә Гыйбадуллина җиңү яулады. Безнең кызлар гала-концертта катнашачак, аларга диплом, кыйммәтле бүләк тапшырдылар. Аларны Казандагы Муса Җәлил музеенда үткәреләчәк кичәдә катнашырга да чакырдылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: НӘФИС СҮЗ ОСТАЛАРЫ – БӘРЛЕБАШЫ МӘКТӘБЕНДӘ