Әниемнең назлы карашы
Әниләр көне уңаеннан район социаль яклау бүлеге күпбалалы, аз керемле һәм ярдәмгә мохтаҗ гаиләләрдә тәрбияләнүче балалар арасында "Әниемнең назлы карашы"дигән бәйге игълан иткән иде. Шушы көннәрдә бәйгегә йомгак ясалды.
Гаилә әгъзалары арасындагы мөнәсәбәтләрне ныгыту, аналарның яшәешебезнең төп мәгънәсе булуын ассызыклау, балаларның буш вакытларын файдалы итеп үткәрү, иҗади сәләтләрен ачыклау һәм үстерү максатыннан игълан ителгән әлеге бәйгегә районыбызның 17 мәктәбеннән 88 укучының иҗади эше кабул ителде. Җиңүчеләр өч төркемдә: 7 яшьтән 10 яшькә, 11 яшьтән 14 яшькә һәм 15 яшьтән 18 яшькә кадәрге балалар арасында шигырь, инша, рәсем һәм портрет номинацияләре буенча ачыкланды. Җиңү бәхете Зур Тәрбит башлангыч мәктәбенең 2 класс укучысы Диана Ахтямкина, Кошман төп белем мәктәбенең 4 класс укучысы Эльвира Хәйретдинова, Чүти урта мәктәбенең 4 класс укучысы Булат Исламов, бишенче класстан Резидә Шаракова, Мәлки урта мәктәбенең 7 класс укучылары Евгения һәм Юлия Петуховалар, Надеждино урта мәктәбенең 10 класс укучысы Нина Корниловага елмайды. Аларга социаль яклау бүлегенең Мактау кәгазьләре һәм истәлекле бүләкләр тапшырылды. Бүләкләр алуда шәхси эшмәкәр Илфат Гобәев спонсорлык ярдәме күрсәтте.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев