Һөнәр училищесында
Район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин Кайбычтагы 135 нче дәүләт бюджет башлангыч һөнәри белем бирү мәгариф учреждениесе укытучылары белән очрашты.
Әлеге очрашу вакытында ул уку классларының матди-техник базасы, алда торган бурычлары белән танышты, эшче һөнәрләре буенча укыту даирәсен киңәйтү хакында сүз алып барды.
- Әлеге уку йорты, Апас аграр көллиятенең филиалы буларак, агросәнәгать комплексы өчен белгечләр әзерли. Без туган җиребездә эшләргә теләк белдерүче яшь, белемле кадрларга мохтаҗ, - диде район башлыгы.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев