Нәүрүз мөбарәк булсын!
Нәүрүз сүзе фарсычадан "яңа көн" (нәү - яңа, рүз - көн) дигән мәгънәне аңлата. Ул көн белән төн тигезләшкән чорга - 21-22 мартка туры килә.
Бу атнаның чәршәмбесендә Мөрәле авыл җирлегендә Нәүрүзне бөтен авыл халкы катнашында зурлап уздырдылар. Бәйрәм алдыннан мәктәп укучылары, җигүле атларга утырып, өйдән-өйгә йөреп, төрле ярмалар, йомырка, сөлге, яулыклар җыйды. Нәүрүз көннәрендә әнә шулай йөрү борынгыдан калган матур гадәт ул. Авыл мәдәният йорты каршындагы мәйданда узган бу бәйрәмдә карга боткасы пешерделәр, кайнар коймак, чәйдән авыз иттеләр. Төрле уеннар, җыр-бию тынып тормады. Бәйгеләрдә җиңүчеләргә бүләкләр дә тапшырдылар. Нәүрүз көннәре атна-ункөнгә кадәр дәвам итә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев