Очрашу урыны – туган як
Шимбә көнне район мәдәният йортында быел һөнәр училищелары, техникум, югары уку йортларын тәмамлаучы студентлар белән очрашу үткәрелә.
Муниципалитет җитәкчесе Альберт Рәхмәтуллин инициативасы белән район тарихында беренче тапкыр уздырылучы әлеге очрашуның максаты - безнең җирлектә туып-үскән студентларны үзебезгә эшкә чакыру. Быел Апас, Яшел Үзән, Казан, Чувашиядәге төрле уку йортларын 54 студент тәмамлый. Очрашу иртәнге сәгать унда башлана.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев