Олимпиада җиңү китерде
Татар теле буенча республика олимпиадасында катнашып, район олимпиадасында җиңүчеләр белемнәрен тагын бер кат сынады.
5-9 февраль көннәрендә Казанда узган олимпиадада Иске Тәрбит мәктәбенең 10 сыйныф укучысы Елена Демьянова, 11 класстан Надежда Лазарева, Хуҗа Хәсәннән 9 класс укучысы Елена Ежова катнашты. Иске Тәрбит укучысы Елена өченче урын алып, ТР Мәгариф һәм фән министрлыгының дипломына, ә Надежда белән Елена Ежова катнашу турында сертификатка ия булды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев