Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Хәбәрләр

Олы Подберезье авылында яшәүче тыл хезмәтчәненә 90 яшь тулды

Олы Подберезье авылында яшәүче олы йөрәкле әбекәй Татьяна Талановага әле шушы көннәрдә генә 90 яшь тулды.

Бу дөньяда шатлыгын-рәхәтен, кайгы-хәсрәтләрен күп күргән юбиляр адресына җылы сүзләр күп яңгырады. Аңа нинди генә иркә сүзләр әйтсәләр дә, берсе дә артык булмас.
Авыл җирлеге башлыгы Оксана Емельянова юбилярга Россия Президенты Владимир Путинның котлау хатын тапшырды. Мәскәүдән, Кремльдән үк килгән әлеге хатта
 
аның озак елларга кадәр дәвам иткән намуслы хезмәтенә зур бәя бирелгән, һәр җөмләсе тирән фикерле. Районыбыз башлыгы Альберт Рәхмәтуллинның да ТАССРның 100 еллыгына саллы өлеш керткән якташыбызга юллаган бүләге әби бүлмәсендә урын алды.
Авыр Бөек Ватан сугышы елларының бөтен михнәтләрен үз җилкәсендә татыган, аннан соң да бар гомерен тырыш хезмәткә багышлаган олы йөрәкле ана үткәннәргә карап уфтана торганнардан булмаган.
Татьяна Владимировна әнисе тәрбиясендә генә үскән, әниле-кызлы бер гә тормыш арбасына җигелгәннәр, никадәр авыр булса да, түзгәннәр, кеше арасында ким-хур булмаска тырышканнар.
– Татьяна Владимировна хезмәт юлын фермада дуңгыз караучы буларак башлап җибәргән. Терлекче булуның авырлыкларын үзе шул өлкәдә эшләп чыкканнар гына яхшы аңлый. Әле ныгып та бетмәгән иңсәләре белән дуңгызларга чиләк-чиләк азык ташулары бер дә рәхәт булмагандыр. Кулы эшкә ятып торган кыз кош- кортлар фермасында да үлем-җитемгә юл куймыйча эшләгән, – дип сөйли авылдашы турында җирлекнең ветераннар Советы рәисе Екатерина Елисеева. – Кошчылык фермасы мөдире булган Лилия Кириллованың Хезмәт Кызыл Байрак ордены белән бүләкләнүе ул вакытта Олы Подберезье авылы уңганнарының, кошчылык фермасы коллективының даны бөтен илгә таралуы турында сөйли түгелме соң?! Татьяна Владимировна үзе белән бергә эшләгән Евдокия Вязигинаның да эш аты булуын яхшы хәтерли.
Татьяна Владимировна үзе кебек уңган, авылда икмәк үстерүче Иван Талановка кияүгә чыга. Иван Егорович гомер-гомергә «Подберезье» колхозының алдынгы комбайнчысы булып саналды. Ике бала тәрбияләп үстерделәр, алар да бәхет эзләп чит җирләрдә йөрмәгән, үз язмышыларын ата-аналары җирендә тапканнар. Озак еллар буена май заводында эшләп чыккан Нина хәзер пенсиядә. Ә әтисе кебек иген кырларын иңләгән Виктор әнисен карый.
Бүгенге матур тормышны күрә алу бәхетенә ирешкән өлкән буын вәкилләренә кадер-хөрмәттә, наз күреп, җылы сүзләр ишетеп кенә яшәргә язсын.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев