Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Хәбәрләр

Олы Кайбыч мәдәният йортында Гаилә көненә багышланган тантана узды

Гаилә - дәүләтнең нигезе, ә гаиләгә мәхәббәт учагы көч-куәт биреп тора. Мәхәббәт учагын сүндермичә, сүрелдермичә саклый алганнар гына тормыш юлыннан бергә - бриллиант туйларгача кадәр яши ала.

Бу атнаның пәнҗешәмбесендә Олы Кайбыч авылы мәдәният йортында Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көненә багышланган музыкаль кичәдә сүз нәкъ менә гаилә ныклыгы, тугрылык, мәхәббәт хакында барды. Кичәне алып баручылар - мәдәният йорты хезмәткәрләре Светлана Зиадиева һәм Ленар Багавиев Ана (Гаилә) капиталы тапшыру өчен махсус чакырылган гаиләләрне - Венера һәм Илшат Әфләтунова, Лилия һәм Шамил Вәлиевлар гаиләләрен сәхнәгә чакырды. Әфләтуновлар уллары Илназ белән Илнарга тагын бер энекәш Илмасны, ә Вәлиевлар Ләйлә белән Иреккә иптәшкә Азатны алып кайтканнар. Район Советы аппараты җитәкчесе Рамилә Айзатуллова, ЗАГС начальнигы Рафия Гайнуллина, Пенсия фонды идарәсе начальнигы Гөлчәчәк Зиннурова әлеге ике гаиләне дөньяга сабыйлары аваз салу белән котлап, иң изге теләкләрен җиткереп, тантаналы төстә Ана (Гаилә) капиталы тапшырды.

Кичәне оештыручылар 20 -25әр ел тату парлар булып яшәүче, балалар тәрбияләүче Гөлүсә-Рәмис Сафиннар, Альбина-Азат Батталовлар, Гөлшат-Рәмис Садыйковлар һәм Гөлфия-Илсур Насыйбуллиннар гаиләләрен дә чакырган иде. Бу парлар үзләренең ничек танышулары турында сөйләде, алып баручылар әзерләгән биремнәргә җавап бирде, бәби төрә белүләрен дә күрсәтте,, бишек җырын да искә төшерделәр.

Кичә Ләйсән Шамилева, Светлана Зиадиева, Ленар Баһавиева, Алинә Хәйретдинова, Фатыйма Сәмигуллиналар башкаруында җырлар белән үрелеп барды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Олы Кайбыч мәдәният йортында Гаилә көненә багышланган тантана узды