Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Хәбәрләр

Олы Кайбыч мәктәбе укучылары – телевидение йолдызлары

Олы Кайбыч мәктәбен "Татарстан - Яңа гасыр" телевидениесенең "Мәктәп" тапшыруына төшерергә килүчеләр мондагы мәктәп тормышының аеруча җанлы булуларына сокланган. Киткәндә аларны Казанга "Яшь ТНВ" тапшыруларында катнашырга чакырырга вәгъдә иткәннәр.

Журналистлар сүзләрендә торган: укучылар Рашат Хәялиев белән Инзилә Вәлиуллина, инде икенче тапкыр Казанга телевидениегә барып, тапшыруда төште. Тапшыру режисссеры Гөлназ апалары аларны камера алдында үзеңне ничек ышанычлы итеп тотарга, югалып калмаска кирәклеген өйрәтә. Рашат белән Инзилә тапшыруда мәктәп темасына әңгәмә алып бара, тамашачы дусларын спорт белән мавыгулары белән таныштыра. Әле Яңа елга ераграк булса да, аларны тапшыруның бәйрәм чыгарылышына да төшергәннәр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Олы Кайбыч мәктәбе укучылары – телевидение йолдызлары