Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Хәбәрләр

Олы Кайбыч мәктәбе укучысы Диана Александрова “Талантлар ачылышы” мәктәбендә укып кайтты

Олы Кайбыч урта гомумбелем бирү мәктәбенең 10 класс укучысы Диана Александрова "Талантлар ачылышы" яшьләр мәктәбенең укучысы булды.

Диана декабрь башларында Казанда "2015-2020 елларда талантлар белән стратегик идарә итү" программасын тормышка ашыру кысаларында биш көн дәвамында үткәрелгән укуларда катнашты.

- Төрле районнардан җыелган яшьтәшләрем, тренерлар, экспертлар катнашында узган бу укулар безнең интеллектуаль-иҗади сәләтне тагын да үстерү, моңа кадәр ачылмаган талантларыбызны ачуга юнәлдерелгән иде. "Талантлар ачылышы"нда нинди дә булса казанышларга ирешкән, үз проектлары булучылар катнаша. Бу укулар минем өчен файдалы булды, киләчәктә ярдәме тиячәк, - диде Диана, безнең белән фикерләрен уртаклашып.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Олы Кайбыч мәктәбе укучысы Диана Александрова “Талантлар ачылышы” мәктәбендә укып кайтты