Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Хәбәрләр

Олы Кайбыч сайлау участогы иң зур сайлау участокларының берсе

Бу сайлау участогында сайлаучыларны аллы-гөлле чәчәкләргә күмелгән бакча каршы ала.

Бакчада әкият геройлары сыннары да куелган. Олы Кайбыч урта гомумбелем бирү мәктәбе коллективының тырышлыгы бу. Сайлау комиссиясе рәисе Рамил Зиннәтуллин әйтеп узганча, монда да сайлаучылар иртәнге якта активлык күрсәткән. Без килгәндә сайлаучылар берән-сәрән генә күренде.Участокта иң күзгә ташланганы- үтә күренмәле урналар. Сайлаулар да үтә күренмәле уза. Хокук сакчылары әйтеп узганча, бернинди дә хокук тәртибен бозу очраклары ачыкланмаган. Татарстан Эчке эшләр министрлыгы ветераны Ленар ага Заккиров илебез бердәмлеге, Кайбычның киләчәктә дә чәчәк атуы өчен тавыш бирүен әйтте.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Олы Кайбыч сайлау участогы иң зур сайлау участокларының берсе