Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Хәбәрләр

“Җилкән” лагерена йөрүче балалар китапханәсендә һәм редакциядә экскурсиядә булды

Олы Кайбыч урта гомумбелем бирү мәктәбенең "Җилкән" лагеренда ял итүче укучылар район үзәк балалар китапханәсенә экскурсиягә килде. "Китап - белем чишмәсе" исеме астында узган әлеге очрашу укучыларда җылы тәэсирләр калдырды.

Мәгълүмати технологияләр үсеш алган җәмгыятьтә еш кына мондый сораулар туа: яшь буын китап укыймы? Балаларны ничек китап укырга кызыксындырырга? Өстенлекне нәрсәгә бирергә: китапкамы, әллә инде заманча мәгълүмати технологияләрме? Бу экскурсия китапханәчеләрне, тәрбиячеләрне, ата-аналарны борчыган шушы сорауларны күздә тотып, яшь буында китап укуга кызыксындыру уяту максатында оештырылды.

Кече яшьтәге мәктәп балалары бик эзләнүчән, кызыксынучан, актив. Шуны истә тотып, экскурсияне табышмаклар, әдәби викторина рәвешендә үткәрдек. Укучылар сорауларга төгәл җавап бирде. Китапларны кадерләп саклау турында да бай мәгълүмат бирдек аларга. Китапханәчеләр хезмәте, районга китапларның ничек килеп җитүе турында да сөйләдек. Соңыннан укучыларны яңа китаплар, газета-журналлар белән таныштырдык. Экскурсиябезнең ахырында балаларның сораулар бирүе, шат елмаюлары очрашуыбызның нәтиҗәле булуын дәлилли, минемчә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: “Җилкән” лагерена йөрүчеләр балалар китапханәсендә экскурсиядә булды

2
X