Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Хәбәрләр

Олы Кайбыч Яңа елга танымаслык булып үзгәрәчәк

Вакыт, атлап түгел, йөгереп уза. Әле кышка кергән генә кебек идек, инде Яңа ел килергә дә озак калмады. Тагын ике атнадан өр-яңа елга аяк басачакбыз.

Әле Яңа ел исе килмәсә дә, ул озакламый барыбер җитәчәк. Яңа ел алдыннан Кайбыч һәр елны танымаслык булып үзгәрә, матурлана. Өстәвенә, безне күптән көтелгән сөенечле вакыйга - бассейнны файдалануга тапшыру тантанасы көтә. "Бу көнне барыбыз да түземсезләнеп көтәбез, районга бик күп кунаклар киләчәк. Шуңа күрә дә яңа елга яхшылап әзерләник, районыбызны тиешенчә бизик. Быел Кайбыч аеруча матур булырга тиеш. Бу эшкә җитди карарга чакырам. Безгә килгән кешеләр, матурлыкка сокланып, гаҗәпләнеп китәрлек булсын", - диде район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин, райондагы оешма һәм предприятие җитәкчеләренә мөрәҗәгать итеп.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Олы Кайбыч Яңа елга танымаслык булып үзгәрәчәк