Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Хәбәрләр

Олы Кайбычның ял паркында дини Сабантуй узды

Бу атнаның якшәмбесендә Олы Кайбычтагы ял паркы балаларның шат авазларыннан яңгырап торды. Районыбыз авылларындагы мәчетләрдә дин сабаклары алучы балалар ел саен әнә шулай Сабантуйга җыела.

- Җәйге каникул булуга да карамастан, балалар 3-10 август көннәрендә мәчетләргә йөрделәр, дәресләрен бер дә калдырмыйча, тырышып укыдылар, дини гыйлемнәрен арттырдылар. Һәр елдагыча, быел да җәй көне аларны Казандагы мәдрәсәләрнең берсендә белем алучы шәкертләр укытты, - диде район мөхтәсибе Дамир хәзрәт Гыйниятуллин бәйрәмне ачканда. - Бу көннәрдә мәчетләрдә алган белемнәрегез сезне күпмедер дәрәҗәдә Аллаһ Тәгаләгә якынайтты. Яшьтән алынган белем бала күңеленә ныграк сеңеп кала, гомерләре буена алар белән булачак.

Бер атна дәвамында балаларга белем биргән Әлки районы егете Динар Зыятдинов, Кыргызстаннан Сәрвәр Турсулов, Яшел Үзәннән Рамазан Галиев та килгән иде бәйрәмгә. Коръән сүрәләре яңгыраганнан соң, сүз район башлыгы Альберт Рәхмәтуллинга бирелде.

- Безнең районда җәйге каникуллар вакытында балаларга дини белем бирүнең ел саен оештырылуы мактауга лаек күренеш. Үсеп килүче яшь буынга динебезне, ата-бабалардан килгән гореф-гадәтләрне танытуда зур көч куючыларның барысына да тирән рәхмәт сүзләремне җиткерәм, - диде ул. - Игелекле эшләрегез үзегезгә савап булып кайтсын. Дини тәрбия алган балалар беркайчан да гөнаһлы гамәлләр кылмас, дип ышанасы килә. Киләчәктә дә бу юнәлештә алып барылачак эшләрегездә төрле яклап ярдәм итәргә әзербез.

Тантаналы өлештән соң, мәйданда төрле уеннар, спорт ярышлары башланып китте. Балалар капчык киеп, кашыкка йомырка куеп та йөгерде, чүлмәк тә ватты, аркан да тартышты, скакалкада да сикерде, кул да көрәштерде, турникта да тартылды, дартс та уйнады. Уеннарны оештыруда Алсу һәм Илмас Хәмидуллиннар, Илсинә һәм Алмаз Гайнуллиннар башлап йөрде. Җиңүчеләргә берсеннән-берсе затлы бүләкләр бирелде.

- Җәйге укулар вакытында безнең мәчеттә тугыз малай укыды. Аларның күбесе уку елы дәвамында да мәчеткә йөрде. Кызлар аерым укытылды. Бала чактан дини белем алган, Аллаһ Тәгаләнең барлыгына, берлегенә инанган малайлар, кызлар үскәч тә азып-тузып йөрмәячәк. Без алар күңеленә яхшылык орлыклары иңдерергә тырышабыз Аларның күбесе догаларны яттан белә, - ди Түбән Кошман мәчете имамы Ибраһим Сабиров.

Уеннар төгәлләнгәч, балалар табын артына пылау ашарга җыелды. Сабантуе барышында балалар яңа дуслар да тапты.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Олы Кайбычның ял паркында дини Сабантуй узды