Олы Кайбычта агач утырту буенча өмә узды
Тирә-юне яшеллеккә күмелгән авыллар безне үзенә тартып тора. "Табигате матур ул төбәкнең" дип әйтергә яратабыз.
Кайбычның да табигате матур, урман-күлләргә бай. Табигать байлыкларын арттыру, аны саклау, тирә-юньне чиста тотуга да зур игътибар бирелә бездә. Узган атнаның шимбәсендә барлык оешма-предприятиеләр коллективлары, өмәгә чыгып, өч меңгә якын агач уттыртты. Агач утыртучылар арасында район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин да бар иде. "Үсентеләр яхшы үсеп китсен өчен аларны даими карап торырга, вакытында су сибәргә, чүп үләннәрен утарга, тирә-юнен тотып алырга кирәк", - диде ул. Сабан туе мәйданы янәшәсендәге Бәрле елгасы буенда, Чишмәле урамында яшәүчеләрнең бакчалары артындагы зур мәйданда без утырткан агачлар шаулап үсәр әле.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев