Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Хәбәрләр

Олы Кайбычта быел армиягә китүче солдатлар белән очрашу узды

Районда яз-көз айларында армиягә китәргә тиешле солдатлар белән очрашулар үткәрү күркәм традициягә әйләнде. Бу юлы да Олы Кайбычтагы җәмәгатьчелек үзәгенең актлар залына Россия Кораллы Көчләренең булачак солдатлары, аларның әти-әниләре, авыл җирлекләре башлыклары чакырылган иде.

Зал тулы яшьләр арасында күкрәгенә орден-медальләрен таккан Бөек Ватан сугышы ветераны Гайнетдин ага Каюмов та бар иде. Авыр елларда илебез сагында торган ветеран хаклы: һәрбер ир-егет армия мәктәбен узарга тиеш, үз Ватаныңны яратырга, аның патриоты булырга кирәк. Армия егетләрдә ныклы ихтыяр көче тәрбияли, физик яктан тагын да чыныктыра. Район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин да егетләргә җылы теләкләрен җиткерде.

- Буыннар алмашы лаеклы дәвам итә. Сез дә, ата-бабаларыбыз үрнәгендә, Ватан сагына басасыз, - диде ул. - Кайбыч мөстәкыйльлеген яулаган еллардан алып бүгенге көнгә кадәр ничәмә-ничә егетебез армиядә хезмәт итеп кайтты. Аларның берсе дә солдат исеменә тап төшермәде, Ватан алдындагы бурычларын намус белән үтәде. Бер ел сизелмичә дә узып китәр, исән-сау әйләнеп кайтыгыз, туган як сезне көтә.

Яшьләрдә ватанпәрварлык хисләре мәктәптә тәрбияләнә. Укучылар белән очрашуларга сугыш ветераннарын, тыл хезмәтчәннәрен чакыралар, төрле кичәләр үткәрәләр, спорт исә сәламәт, ныклы рухлы итеп тәрбияләргә булыша. Иске Тәрбит мәктәбендә дә моңа зур әһәмият бирәләр. Әлеге очрашуда мәктәп директоры Анатолий Васильевка Татарстан Республикасы хәрби комиссарының Мактау кәгазе шуның өчен тапшырылды да инде. Апас һәм Кайбыч районнарының хәрби комиссары Илшат Паймурзин да егетләрне армия мәктәбенә әзерләүчеләргә рәхмәтен белдерде. Кайбыч районында хәрби исәпкә алу буенча өстәл начальнигы Рушания Миңнуллина әйтүенчә, быелгы язда 21 егет хәрби хезмәткә чакырылачак, аларның беренче партиясе 19 майда китте.

Очрашу мәдәният хезмәткәрләре әзерләнгән концерт белән үрелеп барды. Соңыннан чәй табыны артына җыелдылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Олы Кайбычта быел армиягә китүче солдатлар белән очрашу узды

2
X