Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Хәбәрләр

Олы Кайбычта өч атна элек югалган Рифкать бабай табылды

Август уртасында Олы Кайбычта Рифкать абый Галимовның югалуы турында хәбәр яшен тизлеге белән бөтен Кайбычка таралды. Өлкән яшьтәге бабайның 18 августта кичке якта Афанасьевка ягына таба китеп барганлыгын күреп калганнар һәм шуннан бирле аның бер хәбәре дә юк иде. Инде ниһаять, өч атна вакыт узды дигәндә, хәбәр килеп иреште: бабай...

Кеше күп йөри торган урыннарга әлеге бабай турында мәгълүмат ябыштырылса да, полиция хезмәткәрләре, балалары, туганнары һәм якыннары, авыл халкы эзләсә дә, бабай исән килеш табылмады. Аның гәүдәсен 7 сентябрьдә кичке якта, төпчек улы Рәсим әйтүенә караганда, Афанасьевка ягындарак Бәрле елгасыннан олы улы табып алган. 8 сентябрьдә исә бабайның җәсәден, туган авылына алып кайтып, җир куенына иңдергәннәр.

Рифкать ага Галимов тумышы белән Апас районының Чирмешән авылы кешесе булган. Борындык, Чирме­шән авылларында агроном, укытучы булып хезмәт куйган. Балаларга хезмәт, физкультура дәресләреннән белем биргән. Әле лаеклы ялга чыкканчы ук "Хезмәт ветераны" исеменә ия булган. Җәмәгате белән биш бала тәрбияләп үстергәннәр. Моннан ике дистә ел элек хатыны дөнья куйганнан соң, ялгыз яшәгән. Олы Кайбычта Рифкать ага Галимовны бик күп кәҗә асраучы буларак беләләр.

Яше инде 84тә булуга карамастан, зиһене яхшы булган. Дөрес, кәрәзле телефоннан фай­даланмаган.

- Нәселебез бик зур безнең. Әтине әни янәшәсенә алып кайтып җирләдек, дәү әтинең аяк очына туры килде. Бертуган абыебызның кабере бераз кырыйдарак, - диде Рәсим Галимов.

Рәсим белән без шактый озак аралаштык. Кайгы-хәсрәтле чагы булса да, күңел тынычлыгы саклый алган Рәсим уйландырырга мәҗбүр итә торган байтак фикерләр, хәдисләр әйтте. Әйе, үлемнең кайчан һәм кайда җитәчәген беребез дә белми...

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Олы Кайбычта өч атна элек югалган Рифкать бабай табылды