Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Хәбәрләр

Олы Кайбычта өлкән яшьтәгеләр арасында шашка һәм шахмат турниры узды

Халыкара өлкәннәр декадасы уңаеннан 9 октябрьдә район җәмәгать үзәгенең актлар залында пенсия яшендәгеләр арасында район башлыгы призына шашка, шахмат буенча традицион шәхси-команда беренчелегенә турнир узды.

Яшләр эшләре, физкультура һәм спорт бүлеге белән социаль яклау бүлеге бергәләшеп үткәргән әлеге турнирда унбер авыл җирлеге, район Картлар һәм инвалидлар интернат-йорты командалары катнашты. Теләкләре буенча шахмат һәм шашка турнирының икесендә дә катнашу мөмкинлеге бирелде. Алар өчен иң мөһиме - әлеге турнирда катнашу гына түгел, күптәнге танышлары, дуслары белән аралашу да иде. Шулай да бәйге турында да онытып җибәрмәделәр, чөнки үзләре өчен генә түгел, командалары өчен дә чыгыш ясадылар бит. Әмма барысында да җиңүгә омтылыш сизелеп тора.

Шашка уйнаучылар ярышларны алданрак төгәлләде. Уен нәтиҗәләре буенча Мөрәле авыл җирлеге командасыннан Рәисә Камалова пьедесталның иң югары баскычына күтәрелде. Икенче-өченче урыннарны Олы Кайбыч авыл җирлеге командасыннан Зөһрә Юлдашева белән Александра Шешегова яулады. Алар шахматта да оста уйнадылар. Аерма шунда гына - Александра Шешегова беренче урынны алса, Рәисә Камалова икенче урынга чыкты.

Ирләр арасында шахмат ярышы киеренке барды. Чөнки уенчыларның барысы да шәп уйный. Борындык авылыннан Фаил Хөснетдиновка тиңнәр табылмады. Мондый турнирларда аның беренче генә тапкыр җиңү яулавы түгел. Икенче урынны Картлар һәм инвалидлар интернат-йорты командасыннан Фәрит Кәримов яулады. Өченче урында - Олы Кайбыч авыл җирлеге командасыннан Фәрит Хәйруллин.

Шашка турнирында ирләр аеруча күп катнашты. Шактый озак уйнаганнан соң, җиңүчеләр ачыкланды. Бу юлы Кошман авыл җирлегеннән Назыйр Сафин белән Фәрит Абзаловка уңыш елмайды. Алар, көндәшләрен бирелергә мәҗбүр итеп, беренче-икенче урыннарны яулады. Олы Подберезьедан Павел Нагоркин өченче урынга чыкты.

Командалар арасында Олы Кайбыч авыл җирлеге спортчылары беренче урынны яулады. Икенче урында - кошманлылар, өченчедә - Мөрәле авыл җирлеге. Турнирда җиңүчеләрнең һәм призлы урыннарга чыгучыларның барысы да дипломнар, истәлекле медальләр һәм кыйммәтле бүләкләргә лаек булды. Турнир барышында өлкәннәр район социаль яклау бүлеге һәм Пенсия фонды идарәсе оештырган кайнар чәйдән, тәм-томнардан авыз иттеләр. Әлеге турнирда катнашучылар ярышның оештыру дәрәҗәсеннән канәгать калды һәм киләсе турнирларда да кабат очрашырга теләк белдерделәр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Олы Кайбычта өлкән яшьтәгеләр арасында шашка һәм шахмат турниры узды

2
X