Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Хәбәрләр

Олы Кайбычта өлкәннәрне хөрмәтләү тантанасы узды

Узган атнада Олы Кайбычта өлкәннәрне хөрмәтләү тантанасы узды. Халыкара Өлкәннәр көне уңаеннан кафеда оештырылган бу очрашуга йөз утыздан артык кеше катнашты. Өлкәннәр мондый очрашуларны ел буе зарыгып көтеп ала. Авыр сугыш елларының михнәтен, ачлык-ялангачлыкны үз башыннан кичергән буын вәкилләре мондый бәйрәмнәрнең кадерен бик яхшы белә, кечкенә генә шатлыкларны да зурлап...

Ветераннарны котларга район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин һәм район башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Фатыйма Бикбова килде.

- Барлык райондашларыбыз һәм шәхсән үз исемемнән һәрбарчагызны шушы бәйрәм белән тәбриклим. Сезнең күбегез - сугыш чоры балалары, олылар белән беррәттән, Бөек Җиңү язын якынайтуга зур өлеш керттегез. Фермалардагы, кырлардагы фидакарь хезмәтегез өчен зур рәхмәт. Бәхетебезгә, хәзер күгебез аяз, тормышыбыз мул. Бәхет өчен, мөгаен, бөтен нәрсә дә бар, - диде район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин котлау чыгышында. - Сез республикабыз җитәкчелеге тоткан курска теләктәшлек белдерәсез. Узган сайлауда актив катнашкан өчен дә тирән рәхмәтемне җиткерәм. Һәрбарчагызга саулык, бәхет телим, якын кешеләрегезнең игътибарын һәм ихтирамын тоеп, озын гомер кичерегез.

Кайбыч районы ветераннар Советы рәисе Әлфия Закирова да, бәйрәм тантанасына җыелучылар алдында чыгыш ясап, болай диде: "Ил-көнебез тыныч, бу, мөгаен, иң мөһимедер". Шулай ук бирегә килгән һәркемгә озын гомер теләде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Олы Кайбычта өлкәннәрне хөрмәтләү тантанасы узды