Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Хәбәрләр

Олы Кайбычта ярымябык хоккей мәйданы төзелеше дәвам итә

Кайбычтагы хоккей яратучылар, аларның тренерлары махсус хоккей мәйданчыгы турында инде ничә еллар буена хыялланды. Районда гына түгел, зона, республика күләмендә үткәрелгән спорт ярышларында җиңү арты җиңү яулап кайткан авыл малайларының үзләре катырган бозда шөгыльләнүләренә күпләр гаҗәпләнә иде. Әмма ярышларга барган саен андагы шартларга көнләшеп кайткан хоккейчылар төшенкелеккә бирелмәде, бер ярыштан...

Президентыбыз Кайбычка килгәч, район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин бу проблеманы тагын кузгатып, ярдәм сораган иде. Татарстан башлыгы мәктәп янындагы мәй­данда яшь хоккейчыларның уенын үзе дә күзәтте. Булышырбыз, диде һәм сүзендә торды! Ниһаять, хыяллар чынга аша: Олы Кайбычта ярымябык хоккей мәйданы төзелә башлады. Ул файдалануга тапшырылгач, анда 120 тамашачы хоккей карый алачак. Хоккейчылар өчен киенү-чишенү бүлмәсе дә каралган, тирләп-пешеп уйнаганнан соң, душта юынып чыгарга да мөмкин. Җәй көне аны теннис мәй­дан­чыгына әйләндерергә уйлыйлар.

Олы Кайбыч уртасыннан агучы Бәрле елгасы буендагы мәй­данда төзелеш хәзер тулы куәтенә дәвам итә.

- Язгы ташулар вакытында металл колонналар өчен салынган нигез ташлары бераз утырган иде. Шуңа да нигезне яңадан ныгытырга туры килде. Грунт сулары якын урнашканлыктан, хоккей мәйданчыгына, тирә-юненә 1 метр 20 сантиметр калынлыкта өч төрле вак таш түшибез. Аның өстенә бетон катламы җәеләчәк, - ди төзелеш объекты прорабы Булат Йосыфҗанов.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Мингазиз СӨНГАТУЛЛИН