Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Хәбәрләр

Олы Кайбычтагы бассейн “Салават күпере” исемен йөртәчәк

Кайбычта төзелеп килүче яңа бассейн «Салават күпере» исемен йөртәчәк. Исемнәргә конкурс игълан итүгә, укучыларыбыздан бик күп җаваплар алдык.

Районның төрле авылларында яшәүче укучыларыбыз кочак-кочак исем җибәрде. Иң беренче булып, үзәк китапханә хезмәткәрләре үз вариантларын тәкъдим итте. Борындыктан Талия Хәмидуллина, Морза Бәрлебашыннан Илгиз Борһанов, Олы Кайбычтан Вәкил Сәлахиев, шулай ук башка укучыларыбыз күптөрле исемнәр уйлаган булып чыкты. Күбесенә "Дулкын", "Дельфин", "Шатлык", "Золотая рыбка" исемнәре ошаган. Бу исемнәрнең барысын да җыеп район башлыгына тапшырдык һәм, фикерләшкәннән соң, "Салават күпере" исеменә тукталдылар. Әлеге исемне район Советы хезмәткәрләре тәкъдим итте. Җиңүчегә бүләк вәгъдә иткәннәр иде бит. «Салават күпере» - уртак тәкъдим, шуңа да бүләк бирелмәде. Район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин бассейнга исемнәрне беренче булып җибәргән үзәк китапханәне, активлыклары өчен, айлык бер абонемент белән бүләкләргә булды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Олы Кайбычтагы бассейн “Салават күпере” исемен йөртәчәк