Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Хәбәрләр

Олы Кайбычтан Мәүлиха Айзатуллина әнисе турында хатирәләрне кадерләп саклый

Сагындым, бик сагындым сине, әнием. Усал язмыш мине синнән аерганга инде бик күп еллар, сулар аккан, күпме тормыш сынаулары үтелгән, хәтердән хәзинәдәй истәлекләр җуелган, ә син, әни, күңел түрендә җылы нур булып яшисең, тормышымда бүген дә яшәргә көч, куәт бирәсең. Синең якты истәлегең гомерем буе күңелдән җуелмас. Әти белән бергәләп,...

Авылыбызда синнән дә матур, чибәр, уңган, батыр әни булдымы икән, әни? Юк, булмагандыр. Сугыш елларында япь-яшь җилкенчәк кыз булып, Донбасс шахтасында күмер киссәң дә, салкын кышларда окоплар казысаң да, кырда тимер атны йөгәнләп иген иксәң дә, хатын-кызның җыйнаклыгын, гәүдәңнең нәфислеген, йөзеңнең аклыгын, кулларыңның җылылыгын җуймадың син, әни. Иңнәрең буйлап сузылган дулкын-дулкын чәчләрең дә нәфис гәүдәңә матурлык өстәп тора иде.

Инде үзем гомер көзләренә керсәм дә, күңелдә уелып калган балачак хәтирәләрен искә алам, чөнки алар синең белән өзелмәс җеп булып бәйләнгән, әни. Әле җир дә кибеп өлгермәгән иртә язда, син Казаннан йомырка сатып алып кайткан кызыл туфлиләремне киеп, урам буйлап йөгерәм, күрегез, мин нинди бәхетле! Менә тиздән Сабантуе җитә. Әни күптән күбәләкләр төшкән тукымадан матур күлмәкләр тегеп куйган, аны тизрәк бөтен кешегә күрсәтәсе килә. Кулыңнан ни генә килми иде синең, әни?! Һәркемне шаккаттырып, гади генә буяулар белән төрле-төрле чәчәкләр ясап элүме, кышкы кичләрдә мамык шәлләр бәйләү дисеңме - барын да башкарды, әни, синең уңган кулларың. Ә син үстергән тәрәзә гөлләре елы буе чәчәк атып, кемнәрне генә сокландырмагандыр? Менә шундый - матурлык яратучы, аны үз куллары белән булдыручы уңган кеше идең син, әни.

Шуңа да авылга нинди генә зур кешеләр, артистлар килмәсен, аларны безнең өйдә син пешергән тәмле ризыклар белән сыйлыйлар, кунак итәләриде. Галиәсгар Камал театрының данлыклы артисткасы Фатыйма апа Ильская да безнең гаиләбезнең иң якын дустына әйләнде. Сеңлем Казанда аның фатирында торып укыды, йорт эшләрендә ярдәм итте. Бәхетле балачак бүләк иткәнегез өчен мең-мең рәхмәт сезгә, кадерлеләрем. Урыннарыгыз - җәннәттә, каберләрегез якты, нурлы булсын, рухыгызга атап кылган догаларыбыз кабул булсын.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Олы Кайбычтан Мәүлиха Айзатуллова әнисе турында хатирәләрне кадерләп саклый