Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Хәбәрләр

Олы Кайбычтан Рушания апа һәм Тәвис Рәхмәтуллин хаҗ сәфәреннән нинди уй-кичерешләр белән кайткан

Хаҗ - ислам диненең биш баганасының берсе булып тора. Аллаһ Тәгалә Коръәндә көче, сәламәтлеге, матди мөмкинлеге булганнарга хаҗ кылырга куша. Хаҗ гомергә бер мәртәбә үтәлсә дә, кеше өстеннән төшә. Хаҗ - ислам рухын тоеп, пәйгамбәрләр өчен тарихи урыннарны күреп кайту, мөселман җәмәгатендә утыз көнгә якын яшәп, вакытыңны гыйбәдәткә багышлау ул.

Күршеләребез Рушания апа һәм Тәвис Рәхмәтуллинның ерак хаҗ сәфәреннән кайтуларына шактый вакыт узса да, әле дә булса андагы хатирәләре белән яшиләр. Күрше-тирәләренә зәм-зәм суыннан да авыз иттерделәр, ерак Мәккәдән үк кайткан җимешләр белән сыйладылар. Мәчет картларына бүләкләр дә алып кайтканнар. "Сезгә дә ул җирләрне күреп кайтырга насыйп булсын иде", - дип телиләр. Өлкән яшьтә чит җирләргә сәфәр кылу җиңел булмаса да, күршеләрем кабат хаҗ кылырга язса иде, дигән өмет белән яшиләр. Хаҗ кылырга ниятләре барлыгын имам-мөхтәсибебез Дамир Гыйниятуллинга җиткерәләр дә, юлга җыеналар. 2006 елдан Олы Кайбыч мәчетенә дин сабаклары ала башлаганда ук бөреләнә күңелләрендә шундый хыял.

- Быел, ниһаять, ниятләдек: җәмәгатем белән бергәләп, хаҗ гамәлләрен кылып кайттык. Белүемчә, безнең районнан быел җиде кеше барды. 28 сентябрьдә Казан аэропортыннан Джида шәһәренә очтык, аннан автобусларда Мәккә юл тоттык. Анда безне кунакханәгә урнаштырдылар, ирләр, хатын-кызлар аерым бүлмәләрдә яши, гаиләле булсаң да шулай. Икенче көнне Әл-харам мәчетенә бардык. Кәгъбәтулла тирәли әйләндек, Умра хаҗы үттек, Гарәфә тавында булдык. Мөздәлифәдә төн кундык, намаз укыдык. Корбан бәйрәмен дә шунда үткәрдек, - диде Тәвис абый. - Мәккәдә бер азан берничә миллион халыкны бер мәчеткә җыеп, намазга бастыра. Берәү дә минем маңгаем кемнеңдер аягына яисә җиргә тияр дип уйламый, бөтенесе бер Аллаһка башларын ия, күңелләре нечкәрә, хаҗ ахырына бөтен кеше гадиләнә, - дип сөйли Тавис абый.

Пәйгамбәребез (с.г.в) хаҗны Ислам диненең бишенче баганасы икәнлеген аңлатып калдырган: "Ислам дине биш баганага нигезләнгән: Аллаһтан башка бернинди илаһи зат юклыгына, Мөхәммәд - аның илчесе булуына шәһәдәт кылу, намаз уку, зәкәт бирү, Рамазан аенда ураза тоту һәм хаҗ кылу". Бу биш багана фарыз гамәлләр, аны һәр мөселман үтәргә тиеш. Хаҗ гамәле кылу өчен матди генә түгел, рухи яктан да әзер булырга кирәк.

Хаҗга җыенучылар өчен Казанда махсус курсларның да ярдәме тиде, ди Рушания апа.

- Хаҗ - җиңел сәяхәт түгел, андагы түзеп тора алмаслык кызуга да чыдарга кирәк, - ди дәвам итте сүзен Тәвис абый. -Хаҗ гамәлең кабул булуын теләсәң, сабыр, юмарт булырга, гайбәт, ялган сөйләүдән, бәхәсләшүдән, белмәгән нәрсә турында сүз йөртүдән тыелырга кирәк. Кыскасы, 21 көн эчендә барлык хаҗ гамәлләрен үтәп кайттык. Ходай исәнлек бирсә, берничә елдан тагын барып булмасмы, дип уйлым. Барысы да Аллаһ кулында, бәлки, насыйп та булыр, иншаллаһ.

Шушы изге сәяхәткә баруда теләктәшлек күрсәткән, документлар әзерләүдә ярдәме, Казанга аэропортка илтеп куеп, каршы алган өчен, район мөхтәсибенә рәхмәтле алар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Олы Кайбычтан Рушания апа һәм Тәвис Рәхмәтуллин хаҗ сәфәреннән нинди уйкичерешләр белән кайткан