ОЛЫ КӨНГӘ КАЙБЫЧТА БАЛАЛАР ДА ШАТЛАНА
Олы көндә - Пасхада өйдән-өйгә кереп, йомырка җыеп йөрүче балаларны без Олы Тәрбит авылында очраттык.
Әле балалар бакчасына гына йөрүче, кайсылары башлангыч мәктәптә белем алучы нәниләрнең ничек шатланганлыгын күрсәгез иде сез! Сумкаларында төрле төсләргә буялган йомыркалар гына түгел, конфет-печенье, әфлисун-мандариннар. Марина, Богдан, Диана, Саша, Дима, Аля, Никиталар кечкенәдән әби-бабаларыннан ук килгән гореф-гадәтләрне белеп үсә монда.
- Христос терелгән! Чынлап та терелгән! - диештеләр алар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев