Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Хәбәрләр

Олы Подберезье авыл җирлегенә яңа җитәкче сайладылар

Олы Подберезье авыл җирлеге Советының чираттан тыш утырышында авыл җирлеге башлыгы итеп моңа кадәр "Чекмарев" крестьян-фермерлык хуҗалыгы җитәкчесе булып эшләгән Федор Чекмарев сайланды.

Узган атнаның җомгасында үткән әлеге утырышта район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин, аның урынбасары Рәмис Хәялиев, авыл җирлеге депутатлары, авыл халкы катнашты. Район башлыгы 2005 елдан бирле Олы Подберезье авыл җирлеге белән җитәкчелек иткән һәм хәзер лаеклы ялга чыккан Станислав Кирилловка, җирле үзидарә органнарын үстерүдәге хезмәтен югары бәяләп, Рәхмәт хаты һәм истәлекле бүләк тапшырды. Сайлау яшерен тавыш бирү юлы белән узды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: олы подберезье авыл җирлегенә яңа җитәкче сайладылар