Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Хәбәрләр

Олы Подберезьеда Өлкәннәр көнендә сугыш ветераны Дмитрий Шадринга медаль тапшырылды

Мәктәп бинасында Халыкара өлкәннәр көне уңаеннан авылның өлкән кешеләрен хөрмәтләделәр. Аларны биредә район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин, авыл җирлеге башлыгы Федор Чекмарев, авыл җирлегенең ветераннар Советы рәисе Екатерина Елисеева, мәктәп укучылары бәйрәм белән котлады.

Бәйрәм кичәсендә бүгенге көндә авылдагы бердәнбер Бөек Ватан сугышы ветераны Дмитрий Шадрин да катнашты. Район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин аңа Ленинград блокадасын өзүгә 70 ел тулу уңаеннан Россия Федерациясе Владимир Путин кул куйган юбилей медален тапшырды. Өлкәннәр мул итеп әзерләнгән бәйрәм табыны артында үзара иркенләп аралаштылар, яшьлекләрен искә төшереп, рус халык җырларын башкардылар, биеделәр. Соңыннан, мәҗлесне оештыручыларга рәхмәт әйтеп, өйләренә таралдылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Олы Подберезьеда Өлкәннәр көнендә сугыш ветераны Дмитрий Шадринга медаль тапшырылды