Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Хәбәрләр

Олы Подберезьедан Геннадий Артамонов тормышын хезмәттән башка күз алдына да китерми

Дөньяда мәхәббәт, гаилә, сәламәтлек, тынычлык, хезмәт кебек, мәңге асылын югалтмый торган кыйммәтләр бар. Бу төшенчәләрдән башка кешегә яшәве кыен булыр иде. Олы Подберезье авылында яшәүче Геннадий Артамонов та тормыштан тәм табып яшәүчеләрнең берсе.

1954 елның көзендә Мария белән Владимир Артамоновлар гаиләсендә дөньяга килә ул. Гадәти малай булып үсә, башка яшьтәшләре кебек үк шук, тиктормас. Бертуган абыйсы Александр һәм кече сеңлесе Наталья белән дус, бер-берсенә ярдәмчел, туган җанлы булып үсәләр алар. Өчесенең дә кулы йорт эшләренә ятып тора, кечкенәдән хезмәт чыныгуы алалар. Ә инде әти-әни кушкан эшне җиренә җиткереп үтәгәч, урамга уйнарга чыгып йөгерәләр.

Җиде яше тулгач беренче класска укырга кергән Гена фәннәрне уртача үзләштерә, белемгә омтылышы сизелеп тора. Еллар кай арада сизелмичә дә узып киткән, унынчы классны тәмамлаган үсмергә армиягә китәргә чакыру килеп төшә. Мәскәү астындагы частька эләгә ул, хәрби хезмәтен дә намус белән үтәп, туган якларына кайта. Чит җирләрдә туган авылын сагыну хисләре шулкадәр көчле була, шуңа да армиядә чакта ук үз-үзенә сүз бирә: туып-үскән җиреннән, ата-бабалары нигезеннән беркая да китмәячәк. Ватан алдындагы бурычын үтәп кайткан егетне, икенче көнне үк диярлек, ындыр табагына эшкә чакыралар. Монда өч ел эшләү дәверендә үзен яхшы яктан гына күрсәтә, аннан соң аны төзүчеләр бригадасына алалар. Ә 1980 елдан язмышы терлекчелек тармагы белән бәйләнгән.

Фермада эш җиңел түгел, алны-ялны белмичә, бәйрәмнәр белән хисаплашмыйча тырышып эшләргә кирәк. Терлекләр даими карап торуны таләп итә.

- Хезмәтемне яратып башкарам, - ди, шат елмаеп, Геннадий Владимирович. - Сыерлар да үзләренә яхшы мөнәсәбәт таләп итә, вакытында ашатып-эчертеп, утарларны чистартып торганда гына сөтен мул бирә. Җәй көне терлекләр лагерьга күчерелә, ә без, көтүчеләр, саф һавада туган ягыбызның матурлыгына хозурлана-хозурлана мал көтәбез. Быел җиләк күп иде, ә көз чикләвеккә бай булды.

Геннадий Артамонов тормышын хезмәттән башка күз алдына да китерә алмый. Хәер, башкача була да алмый. Гаиләне дә туендырырга кирәк бит. Өйдә дә терлек асрыйлар, бакчаларында җиләк-җимеш, яшелчәне мул үстерәләр. Тормыш иптәше Лидия дә үзе кебек уңган, аның кулыннан килмәгән бер генә эше дә юк. Менә 36 ел инде бергә гомер йомгагын сүтәләр алар. Ике бала - кызлары һәм уллары бар. Хәзер оныкларын тәрбияләргә булышалар.

Артамоновларның авылдашлары арасында да абруе зур. Чын мәгънәсендә үрнәк алырлык гаилә бу.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Олы Подберезьедан Геннадий Артамонов тормышын хезмәттән башка күз алдына да китерми