Олы Урсак Сабантуенда иң карт кешене һәм иң кечкенә баланы бүләкләделәр
Халкымның тапкыр булуына сокланмыйча мөмкин түгел. Сабантуенда катнашкан иң карт кешене һәм иң кечкенә баланы билгеләп, бүләкләгәннәрен күргәнем юк иде әле.
Олы Урсакта гына бармы соң әллә бу гадәт? Бу юлы бәйрәмнең иң өлкән әбисе 87 яшьлек Мәдинә Мәһдиева булып чыкты. Кирәк бит, иң яшь катнашучы - әле кырык көнлек кенә Әмин әбинең оныкчыгы икән. Хәлим ага Гатиятуллин да, миңа инде 83 яшь дип тормаган, бәйрәмгә килгән. Сау-сәламәт булганда Сабантуйны калдырып буламы соң инде ул!?
Авыл уртасында Сабантуе өчен махсус эшләнгән мәйданда хезмәт кешесен дә, Мәдинә апа кебекләрне дә, уеннарда җиңүчеләрне дә әнә шулай зурладылар. Сабантуй байрагын хезмәт алдынгылары Рәис Низамов, Азамат Миңнуллин, Зөлфия Биктимерова күтәрде. Шатлыкларын уртаклашырга килгән район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин, агрофирма җитәкчесе Рамил Каюмов алдынгыларга бүләкләр тапшырды.
Ат чабышында дүрт җайдак катнашты. Узган ел "Буян"ында беренче килгән Илһам Кәримов быел да беренче! Фәрит Камалетдинов "Лачын"да икенче урынны яулады. Район Сабан туенда икенче урынны алган Фирнат Вәлиев "Карлыгач" кушаматлы атында өченче булды. Ленар Нуриев "Волга" кушаматлы атта дүртенче килде. Җайдакларга эшмәкәр Марат Зиннәтуллин әзерләгән бүләкләр тапшырылды.
Чаңгы ярышларында, йөгерүдә беренчелекне үз кулыннан бер дә ычкындырмаган Алмаз Нуриев турникта да шәп тартыла икән бит. Гер күтәрүдә җиңүче - Ришат Камалиев. Хатын-кызлар арасында гантель күтәрүдә Гөлгенә Гыйльметдинова иң көчлесе иде. Олим Худоеровка колгага менү берни тормый. Кул көрәштерүдә Рушан Зәйнуллин, Светлана Биктаһированы берсе дә җиңә алмады. Катыктан акча эзләүче балаларны күзәтү үзе бер кызык булды.
Әлегә көрәшчеләре белән дан тотмаган Олы Урсак та тиздән таныла башлар, мөгаен. Укучылар арасында батыр калган Илнар Абдуллин, призлы урыннарга чыккан Руслан Зәйнуллин, Рушан Биктаһиров әнә ничек оста көрәшә, өметле күренәләр! Аларга Зөфәр абыйлары Зәйнуллин әзерләгән бүләкләр бирелде.
Кече Урсак егете Рәдис Йосыпов иң көчлесе иде һәм ул абсолют батыр исеменә лаек булды. Аңа Чаллы шәһәрендә яшәүче авылдашлары Җәүдәт Каюмов әзерләгән төп приз - тәкә тапшырылды. Икенче-өченче урыннарны Рифат Зәйнуллин белән Ранис Нургалиев бүлеште. Авыл җирлеге башлыгы Габбас Зиннәтуллин әйтеп узганча, Сабантуе чыгымнарын күтәрүдә шушы җирлектә туып-үскән уналты эшмәкәр ярдәм иткән.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев