Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Хәбәрләр

Олы Урсактан Әминә Гарәфетдиновага 90 яшь тулды

Сугыш китергән хәсрәт-михнәт дәрьясын соңгы тамчысына хәтле эчеп, өсләренә ишелгән бөтен авырлыкларга чыдап-түзеп, ил-көн өчен сәламәтлекләрен, яшьлекләрен, бәхетләрен корбан итеп, ул елларның авыр йөген җигелеп тарткан сугыш чоры кешеләренең берсе - Әминә Хәйрулла кызы Гарәфетдинова.

Кышның зәмһәрир суык көннәренең берсендә Олы Урсак авылында гади генә тормыш алып баручы Хәйрулла абзый белән Хөснеруй апа гаиләсендә, икенче бала булып, Әминә апа дөньяга килә. 1925 елның 28 гыйнвары - кызның тормыш дәфтәренең беренче бите ачылган көн.

Хөснеруй апаны 7 баласы белән ялгыз калдырып, 1939 елда Әминә апаның әтисе Хәйрулла абзый үлеп китә. Берсеннән-берсе кечкенә балаларны ашату Хөснеруй апа һәм өлкән балалар җилкәсенә төшә. Ә иң аянычлысы - 1941 елда Бөек Ватан сугышы башлана. Ул вакытта аңа бары 16 яшь була. Авырлыклар Әминә апаны да читләтеп үтми. Авылдагы эшкә яраклы хатын-кызларны Бакырчы авылына окоп казырга алып китәләр. Окопның киңлеге дә, тирәнлеге дә алтышар метр, озынлыгы хисапсыз була. Әминә апа да шулар араcында. Колаңгыда тимер юл төзи. Яшел Үзән, Төрләмә, Мари урманнарында утын кисә. Ашау-эчү начар, кием-салым юк.

- Урманда утын кискәндә, чикләвек куаклары кисеп, шалаш кордык. Җиргә яфраклар түшәп яттык. Яңгыр явып китсә, чылана идек. Ул елларны, ходаем, беркемгә дә күрергә язмасын, - ди ул.

Түзәләр, авырлыклар алдында баш имиләр. Качып кайтып китеп булмый. Әгәр дә качкан вакытта тотсалар, төрмәгә утыртырга мөмкиннәр. Ашарга көнгә 400 грамм икмәк биргәннәр. Ул елларның авырлыгы турында язып кына бетерерлек түгел. "Күпме авырлыклар күрдек без. Инде минем кебекләр сирәк калгандыр. Шөкер, яшьлегебездә авырлыклар кичерсәк тә, картлыгыбыз рәхәт тормышта уза. Яшьләр бу тормышның кадерен белсеннәр иде", - дип өнди Әминә апа.

Сугыш беткәч, колхозда эшли: урак ура, печән чаба, утын кисә.1949 елда сугыштан исән-имин кайткан Әкмал абый белән тормыш кора. Бик матур гомер итәләр. Ләкин 1966 елда Әкмал абый каты авырудан соң дөнья белән саубуллаша. Әминә апа ялгызы кала. Хәсрәт артыннан хәсрәт килеп кенә тора. Берсеннән-берсе кечкенә дүрт баласын калдырып, Әминә апаның сеңлесе Сабира апа да үлеп китә. Әкрам абый балаларны ятим калдырмас өчен Әминә апага тәкъдим ясый. Балалар хакына ризалаша ул, дүрт балага ана назы бүләк итә. Аларны тәрбияләп үстерә, аякка бастыра, кеше итә. Әкрам абый да инде исән түгел. Хәзер шул балаларның җылысын, мәхәббәтен тоеп яши ул. Аларның барысы да Чаллы шәһәрендә үз гаиләләре белән яши. Янына кайтып гел булышып торалар. Әле күптән түгел генә Әминә апа 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтте. Өй тулы балалар. Бу көнне ул гүя яшьлегенә кире кайткан кебек булды.

Еллар үткән саен сугыш ветераннарының саны кими бара. Без алар алдында түләп бетермәслек бурычлы. Киләчәктә күкләребез аяз, тормышыбыз тыныч булсын иде!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Олы Урсактан Әминә Гарәфетдиновага 90 яшь тулды