Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Хәбәрләр

Орденга лаек булды

Апас һәм Кайбыч районнары хәрби комиссары Илшат Паймурзин район башлыгы урынбасары Рәмис Хәялиевкә "За заслуги" орденын тапшырды.

Россия әфган сугышы ветераннары союзы ордены таныклыгына шушы союзның лидеры Франц Клинцевич кул куйган. Рәмис Рафисовичка ул районыбызда яшәүче әфган сугышы ветераннарына даими ярдәм кулы сузган өчен бирелде. Әлеге орден союз тарафыннан расланган һәм ул ветеран-әфганчыларга гына түгел, ә ветераннар хәрәкәтен үстерүгә үз өлешен кертүчеләргә, сугышчы-әфганчыларга, Әфганстанда һәлак булганнарның гаиләләренә ярдәм кулы сузган кешеләргә дә бирелә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: район башлыгы урынбасары Рәмис Хәялиев “За заслуги” ордены Апас һәм Кайбыч районнары хәрби комиссары Илшат Паймурзин

2
X