Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Хәбәрләр

Озын гомерлеләргә – Президент котлавы

Россия Федерациясе Президентының шушы елның 31 маенда тагын бер Указы дөнья күрде. Шушы Указ нигезендә 90 яшьтән башлап юбилейларын билгеләп узучы Бөек Ватан сугышы ветераннары һәм сугыш вакытында илебез азатлыгы өчен тылда көн-төн эшләгән тыл хезмәтчәннәренә июнь аеннан РФ Президентының шәхси котлавы тапшырыла башлаячак.

Кече Кайбыч авылында яшәүче Сафира апа Абдуллина илебез һәм район җитәкчелегенең бүлә­ген районда иң беренчеләрдән булып алды. 15 июньдә 90 яшен тутырган әбекәйне юбилее белән котларга Кайбыч муниципаль районы башлыгы Альберт Рәхмәтуллин бе­лән Ябалак авыл җирлеге башлыгы Мөслимә Гый­ззәтуллина килде. Бар гомерен тырыш хез­мәттә уздырган Сафира әби кунакларны, шулай зурлап искә алулары өчен рәх­мәтләрен әйтеп, ачык йөз белән каршы алды. Альберт Илгизәрович юбилярга Президентның котлавын һәм бүләк тапшырды. Әби бүгенге көн­дә ике килене тәрбиясендә - ин­де күптән вафат булган энесенең хатыны 82 яшьлек Мөслимә апа һәм Мөслимә апаның улы Ринат, аның хатыны Сания, аларның балалары бе­лән зур гаиләдә гомер кичерә. Кызы Гөл­фирә Яшел Үзәндә гаилә­се белән яши.

22 июньдә тагын бер 90 яшьлек юбилярны - Салтыйганда яшәүче Сания апа Гыймранованы шулай тәбрикләячәкләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Кайбыч районы хәбәрләре РФ Президентының шәхси котлавы