Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Хәбәрләр

Палаткалы лагерь волонтерларны көтә

ТР яшьләр эшләре, спорт һәм туризм министры урынбасары А.Кондратьев Кайбыч муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесе исеменә яшьләрне палаткалы лагерьда ял итәргә чакырып хат җибәрде.

"Татарстан Республикасында Иреклеләр үзәге үсе­ше" дип исемләнгән яшьләр җәмәгатьчелек оешмасы ТР Яшьләр эшләре, спорт һәм туризм министрлыгы белән берлектә 11-17 июль көннәрендә яшьләр өчен палаткалы лагерь оештыра. Лаеш районының Кама буендагы Ак таулар дигән урынында урнашачак бу лагерьда волонтерлар һәм иреклеләр хәрәкәтләре координаторларын укыту, иреклеләр инициативалары өчен кече грантлар бәйгесе, мәдәни-мирасны яңартуга багышланган төрле акцияләр уздыру күздә тотыла. "Доброград-2012" лагерена социаль яктан актив яшьләр чакырыла.Теләүчеләр 25 июньгә кадәр башкарма комитетка мөрәҗәгать итә ала.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Кайбыч муниципаль районы Палаткалы лагерь