Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Хәбәрләр

Пасхага – күчтәнәч

"Гөбенә"агрофирмасында авыл хуҗалыгы продукциясе җитештерү белән бергә, халкыбызның гореф-гадәтләрен буыннардан-буыннарга җиткерү, йолаларны үтәүгә ярдәм итү, милләтләр арасындагы дуслыкны ныгыту юнәлешендә дә нәтиҗәле эшлиләр.

Иң якты, изге бәйрәмнәрнең берсе булган Пасха уңаеннан биредә эшләүче 820 кешегә бер килограмм исәбеннән ак май бирделәр. Үзләренең төп эшчесе 520 кенә булса да, хезмәт килешүе ни­ге­зендә эшләүчеләрне дә читтә калдырмадылар. Олы көнгә күчтәнәчне мөселман динендә булучыларга да өләште­ләр. Агрофирма җитәкчелеге Турминский чиркәвендә Пасха уңаеннан йолаларны үтәүгә дип биш мең сум акча бү­леп бирде. "Хәзер район башлыгы булып эшләүче элеккеге җитәкчебез Альберт Рәхмәтуллиннан калган матур традицияләрнең дәвамлы булуына без шатланабыз", - диде безгә бухгалтерия кызлары. Хәйриячелек эшчәнлеге өчен ул 2007 елда "Алтын йөрәкле кеше" IV республика бәйгесендә җиңү яулаган иде. Шулай ук югары әхлаклылык идеалларын яңартуы һәм шәфкатьлелеккә кеткән зур өлеше өчен меценатлыкның Россия алтын Мактау кәгазе белән бү­ләкләнде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: “Гөбенә”агрофирмасы